Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тәндә ни өчен миңнәр барлыкка килә?

Бөекбритания галимнәре кешенең тәнендә ни өчен миңнәр барлыкка килү сәбәбен ачыклаган

Миңнәр һәр кешедә дә бар диярлек, тик алар кемдәдер күбрәк, ә кемдәдер әзрәк. Кайбер очракларда тәннең берәр өлешендә миңнәрнең артык күп булуы да күзәтелә.

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, әлеге процесска берничә фактор йогынты ясый икән. Алар арасында нәселдәнлек, шулай ук УФ-нурланыш бар.

Тәҗрибә уздырганда, белгечләр 3 мең игезәкне күзәткән, аларның тәннәрендәге миңнәрен өйрәнгәннәр. Миңнәр аякта күбрәк очрый икән, ә менә корсакка яки аркага сирәк чыгалар, ди. Гомернең беренче яртысында кешенең тәнендә яңа миңнәр барлыкка килергә мөмкин, икенче өлешендә аларның бер өлеше йә юкка чыга, йә тышкы яктан үзгәрә икән.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев