Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тәмәкене кем тарткан?

Россиядә ир-атларның якынча 60 проценты тарта. Хатын-кызларда бу процент шактый түбән — якынча 13%.

Адәм балалары стресстан арыну, кызык ясау, "башкалар кебек" булу һәм бүтән сәбәпләр аркасында тәмәкегә үреләләр. Шушы "үрелүнең" үзләрен упкын читенә этәрүе турында уйламыйлар. Уйлаганда инде соң була... Тәмәкенең зарарын бүген һәркем белә, тик аннан аерыла алмый — кеше организмы аңа бик тиз ияләшә. Безнең илгә 6у "дошман" ничек үтеп кергән соң?

 1697 елның февралендә Петр I тәмәке сатуга рөхсәт итү турында указ чыгарган. Тәмәке тартуны Америка индеецлары тапкан. Сәяхәтче Колумб исә бу "чирне Америкадан Европага "алып кайткан".

Россиядә тәмәке тарту XI гасыр урталарына — патша Михаил Романов идарә иткән чорга карый. Аны безгә инглиз сатучылары кертә. Акчалырак кешеләр, шул тәмәкегә алданып, бөлгенлеккә төшә.

1634 елда аңа "шайтан агуы" дигән исем тагып, куллануны тыялар. Качып тартучыны эләктерсәләр, борын канатларын кисәләр. Себергә озатулар да була.

М.Романовның улы Алексей да тартучыларны җәзалау яклы була. Ә менә аның улы  - Пётр I тәмәке тартуны законлаштыра. Европа сәфәреннән кайткач, ул "тәмәке паровозы "на әйләнә. Инглизләр 6елән "Илгә тәмәке кертү буенча” килешүләр төзи һәм тәмәке тартуны рөхсәт итү турында указ чыгара. 1705 елда ул үзе ике тәмәке фабрикасы ача. Бүген Россия тәмәке тартучылар саны буенча дөньяда иң алдынгылар рәтендә санала. Россиядә ир-атларның якынча 60 проценты тарта. Хатын-кызларда бу процент шактый түбән — якынча 13%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев