Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тиктормас Анна түти

Хәзерге чор кешенең сәламәтлегенә һәм физик формасына таләпләрне нык арттырды.

Яшьләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә фигуралары матур булсын өчен, ни генә эшләмиләр: кемдер фитнеска йөри, кемдер өй шартларында физик күнегүләр ясый, иртән торып йөгерә. Күпләрнең яшь вакытта тормыш мәшәкатьләре белән, сәламәтлеккә игътибары җитеп бетми. Кайберәүләр, лаеклы ялга чыккач, бу турыда ныгытып уйлый башлый.

 

Ул бик яхшы биюче!

Аның биюе яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз!

Кәрия, Зәкәрия, кммая..."

Элегрәк авылда шундый түгәрәк уен бар иде. Уртага чакырып чыгарылган кешенең бер уңай ягын атап, шуны мактап, түгәрәк әйләнеп җырлыйлар. Аннан ул кеше үзенә алмашка үзеннән дә уңганрак укучыны, җыручыны, сөйләүчене чакырып чыгара.

Керәшен Сәрдәсендә туып үскән Анна Рычаковага (кыз фамилиясе - Вараксина) яшь чагында кем дип җырладылар икән? Хәзер аңа "шуучы", "йөзүче" дип җырларлар иде.

40 ел "Спартак" аяк киеме тегү фабрикасында эшләгән ул. Яшьли ирсез калып, ялгызы ике кыз тәрбияләп үстергән, тормышның ачысын-төчесен татыган Анна түти балаларына әни дә, әти дә була. Тол хатын тормышның ачы җилләренә бирешми, авырлыклар килгәндә, сынмый. Инде кызларының үз гаиләләре, Анна түтинең дүрт оныгы бар. Лаеклы ялда дип өйдә генә утырмый ул.

- Анна түти, сезнең яшьтәгеләрнең күбесе: "Бу җирем авырта, аякларым сызлый, билем чәнчә",- дип, зарланып, өйләреннән дә чыкмыйча ята. Ә менә сезне спорт белән шөгыльләнергә нәрсә этәрде? - дип сорыйм авылдашымнан.

- Иң элек чаңгыдан башладым. Ул вакытта миңа илле генә яшь, эшли идем әле. Урамнарда йөргәндә күрәм: кешеләр чаңгылар тотып каядыр бара, кайта. Казанда чаңгы шуу комплекслары барлыгын ишетеп кенә белә идем. Кешеләрдән сорашып, белештем дә, Аккош күленә барып карарга булдым. Иң беренче тапкыр аякка чаңгы киеп, шуып киткән вакытны искә төшереп, хәзер дә көләсе килә. Аяклар ияләшмәгән бит, берничә тапкыр егылып та алдым. "Ничава, Анна Федоровна, бирешмә!"- дип, үземне - үзем үсендереп, һаман атлыйм. Дөрес, ике-өч көн аяк мускуллары авыртты инде,тик моңа гына түзәргә була.

Анна түти үзе генә йөрергә яратмый, оныкларын да ияртә, кечкенәдән үк чыныксыннар, сәламәтлекнең кадерен белсеннәр, ди. Племянницасының да барганы бар икән. Күп вакытта классташы Наилә белән йөри.

- Чаңгыда шуу үзе бер рәхәт бит ул. Беренчедән, һавасы саф, чиста, сулыш алуы җиңел, икенчедән, анда табигать шундый матур инде менә, кояш яктысында ак карга карап, күзләр камаша. Аккош күленә килүчеләр күп: яшьләр дә, безнең кебек пенсионерлар да җитәрлек. Базага барырга иптәш булмаганда аптырамыйм, якындагы мәктәп ишегалдында, Казансу елгасында йөрим. Барып кайтырга да якын, урыны да иркен.

Анна түти чаңгыда йөрү белән генә чикләнми. Аның әле тагын бер яраткан шөгыле бар, ул бассейнда да йөзә. Анда йөри башлавы турында ул менә нәрсәләр сөйләде.

- 2011 нче елда газетада "Ватан" бассейны турындагы рекламаны күргәч, никтер, су коенасы килде. Балачак һәм яшүсмер вакытта җәй буе су коена торган идек бит. Авылыбыздан ерак түгел генә күл, Мишә елгасы. Без, малайлар, кызлар, әти-әниләр кушкан эшне тиз генә эшләп ташлыйбыз да, җыелышып су коенырга барабыз. Шул вакытлар искә төшеп, колач салып йөзәсе килеп, "Ватан" бассейнына киттем. Анда пенсионерларга йөрү бушлай да булып чыкты. Барып язылырга гына кирәк икән.Үзең белән өч кеше алып бара аласың, аларга да бушлай. Оныкларны да йөртәм, бара алганда кодагыйны да ияртәм, тик эшләү сәбәпле, ул хәзер бара алмый. Ә күп вакытта күрше Рәмзия белән йөрибез. Җан рәхәте!

Анна түти, чаңгы белән бассейннан тыш, өйдә дә хәрәкәтсез утырмый. Көн дә иртән, йокыдан торгач, күнегүләр ясый. Ике бүлмәле фатирда ялгызы яши, өе матур итеп җиһазландырылган, чиста, һәр җирендә тәртип. Анна түтине өйдә тотып булмый, ул театр, концертларга да еш йөри.

Ә язын, карлар эреп, кояш үзенең нурларын мулрак сибә башлау белән, Анна түти, җыенып, авылга кайтып китә. Монда аларның әти - әнисеннән калган йортлары бар. Шушы йортны инде ничәмә-ничә еллар гөл итеп тота ул. Күп итеп яшелчәләр утырта, өй каршындагы бакчасы да аллы-гөлле матур чәчәкләргә күмелә. Өе олы юл өстендә утырганга, мин яннарыннан еш үтеп йөрим. Анна түти һәрвакыт бакчада, чүп утап, үсемлекләрнең төпләрен йомшартып, мәш килә.

Кеше физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәт булырга тиеш. Моның өчен күңелең чиста, йөрәгеңдә мәрхәмәт хисе булу кирәк. Анна Федоровна һәрвакыт чиркәүгә йөри, иртәнге һәм бәйрәм алды службаларын калдырмый. "Үзебезнең авылда чиркәү барында, йөрмичә ярамый" ,- дип, башкаларны да ияртә.

- Чаңгыда йөрү, бассейнда йөзү, гимнастикалар ясау сезгә нәрсә бирә һәм башкаларга нинди киңәшләрегез бар?

- Чаңгыда йөрү организмга бик файдалы, сулыш юллары иркенәя, урманның саф һавасы җанга рәхәтлек бирә. Суда йөзү мускулларны, умыртка баганасын ныгыта, гимнастика ясагач, йөрергә җиңел. Физик күнегүләр ясау организмны ныгыта, гомерне озайта, диләр бит. Спорт белән шөгыльләнүнең күп уңай якларын күрәм, Аллага шөкер, сәламәтлегемә зарланмыйм, башкаларга да актив булырга киңәш итәм. "Мин инде яшь түгел, пенсиядә, авырыйм да", - дип, үзен жәлләтеп, өйдә ятучыларны бөтенләй аңламыйм. Авырыйм, дигән саен, авыртуны үзеңә генә чакырасың. Бассейн, чаңгыда йөрүне әйтмим инде, ә менә өйдә гади генә күнегүләр ясау бер дә авыр түгел, минемчә. Дөньялар гына тыныч булсын да, бар кеше дә исән-сау, сәламәт яшәсен иде!

Сәламәтлек - кешенең бер нәрсәгә дә алыштырып булмый торган иң зур байлыгы. Аны күз карасыдай сакларга кирәк. Физик һәм мораль яктан сәламәт кеше генә үз тормышыннан риза булып, тулы тормыш белән яши. Анна түти - моның ачык мисалы.

 

Нина Вараксина, 2017 ел

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев