Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тавык симерсә, йомырка салмый

Бертуктамый йомырка салган тавыклар икенче елга ук картая

Башкортстанның Кушнаренко районы Иске Кормаш авылында яшәүче Зилә Идрисова ел әйләнәсе йомырка салсыннар өчен, тавыкларны  ашату серләре белән уртаклашты.
 — Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: тавыкларны 1-2 ел саен алыштырып торырга кирәк. Бертуктамый йомырка салган тавыклар икенче елга ук картая, йонын коя башлый. Билгеле, берникадәр ял итеп алганнан соң, кабат йомырка салалар. Әмма аларны бушка ашатып яту отышлы түгел. Ел саен алыштырып тору яхшырак. Тавыкны күп ашатмыйбыз, симерсә, йомырка салмыйлар.
Тавыкларга көн саен иртән тарттырылган бөртек кушылган җылы катнашма бирәм. Кышын азыкларына аз гына тоз һәм “Здравур Несушка” витамины, үзебездән калган ризык калдыклары, йомырка кабыклары өстим. Кабырчык, акбур — бик файдалы. Пешерелгән кабак, бәрәңге, кишер өстәргә була. Компоттан калган чия, карлыган, алманы да бик яратып ашыйлар. Алларында һәрчак чиста су торырга тиеш, салкында кар куям.
Тавык йомырка салсын өчен, 12-14 сәгать яктылык кирәк. Асларына салам җәелгән, аны язга кадәр алыштырмыйбыз. Пычранган саен өстенә яңасын сибеп торам. Җылы һәм юеш чакта өске катламын алып, яңасын салам. Салкын вакытта алмыйм, шулай гына яңартам. Тавыклар үзләре дә асларын әйләндергәләп, гел йомшартып торалар, корыда яшиләр.
Инкубаторда чыгарган чебиләрем алты айдан йомырка сала башлады. Февральдә сатып алган яшь тавыкларым да йомырка сала.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев