Тәрәзә төбендәге күгәрекне ничек бетерергә
Төрледән-төрле ни төрле

Тәрәзә төбендәге күгәрекне ничек бетерергә

Һәркемнең диярлек өендә пластик тәрәзәләр куелган. Әмма бу уңайлыкларның кире ягы да бар — һава кермәгәнлектән, тәрәзәнең читләре күгәрә башлый.

Гадәттә, тәрәзәләр ике сәбәп буенча күгәрә — һава кермәсә һәм бүлмәдә артык дымлы һава булса.

Яңа гына барлыкка килгән күгәрекне бетерү кыен түгел. Кара таплар барлыкка килү белән бу урыннарны белизна салынган су белән юарга кирәк. Әгәр дә тәрәзә төбе һәм кырыйлары югарыда әйтелгән сәбәпләр буенча күгәрмәгән икән, тәрәзәне сүтеп алырга туры киләчәк, чөнки бу аның дөрес куелмавын күрсәтә.

Тәрәзәләрнең күгәрүеннән котылу өчен бу урыннарны хлор салынган су белән юалар. Моннан тыш, аш серкәсе, сода да ярдәмгә килә ала.

Чыганак

 


Нет комментариев