Сырниклар
Төрледән-төрле ни төрле

Сырниклар

Рецептлар белән бүлешүне дәвам итәбез.

Ингредиентлар:
♦ ️эремчек 500 гр 5%
♦ ️йомырка 1 шт
♦️шикәр комы 3-4 аш кашыгы
♦ ️2 аш кашыгы он
Әзерләү:
Барлык ингредиентларны кушып болгатабыз, эремчекне башта блендерда әйләндерергә яки вилка белән сытарга кирәк, шулай итсәгез, йомшак була. Эремчек 9% югары булырга тиеш түгел?коры да, артык майлы да булмасын❗
Тактага он сибәбез. Бер кашык массаны онда әвәлибез, пычак ярдәмендә түгәрәк формага китерәбез. Сырникларны уртача утта үсемлек мае салып, ике яклап кыздырабыз.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru


Нет комментариев