Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Сыра урынына – кыяр

Җәйге эсседә сусауны басу өчен кыяр менә дигән яшелчә.

Кыяр тулысынча диярлек судан тора. Шуңа күрә бер килограмм кыяр бер литр сырага караганда, сусауны тизрәк баса. Өстәвенә, сидек кудыру үзенчәлегенә ия булган кыяр күз астындагы шешенке “капчык”лардан да коткара.

Ләкин кыярның эчне йомшартканын да онытып бетермәгез. Шулай ук, сатып алган кыярны югач, аның ике яктан да башын кисегез, чөнки зарарлы матдәләр шунда туплана.

Диетологлар әле кыярны помидор белән катыштырмыйча, аерым ашарга киңәш итәләр. Алар моны кыярда аскорбатоксидазның күп булуы белән аңлаталар. Кыяр белән помидор салаты ясасаң, аскорбатоксидаз помидордагы С витаминын таркатып юкка чыгара, ди. С витамины автомобильдә йөрүчеләр, тәмәке тартучылар һәм, шулай ук, зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен аеруча кирәк. Шунлыктан кыяр ашап сәгать ярым вакыт үткәннән соң гына помидор ашарга була (яки киресенчә).

Ә менә кыяр белән помидорны бергә кушып кышкылыкка тозлап куярга була, чөнки кайнар юл белән эшкәрткәндә аскорбатоксидаз, барыбер, юкка чыга икән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев