Төрледән-төрле ни төрле

Суган утырту алдыннан эшләнә торган эшләр

Суганны утыртыр алдыннан аны башта әзерләү бит мөһим.

Утыртыр алдыннан вак суганны 5-6 көн 25 градуста җылылыкта таратып, яхшылап киптерәбез!

Утыртасы көнне башта:
3 сәгать тозлы суда тотабыз (1 л суга 1 аш кашыгы тоз). Алып чайкатабыз.
Шуннан соң, 2 сәгать сыеграк марганцовка эремәсендә тотабыз. Тагын чайкатабыз.

Бу эшләр суганның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.
Әзрәк кипшетеп алгач, утыртырга мөмкин.

Суганның башын киссәк - тизрәк тишелә. Вакыт булмаса, кисмәскә дә мөмкин.

Чыгынак

Фото:https://unsplash.com/
 


Нет комментариев