Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Сирин чәчәге белән дәвалану

Сирин чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.

Мәсәлән, буыннарыгыз сызлый икән, сирин чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.

Ларингит борчыганда, тамак төбен чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш кашыгы сирин чәчәген 100 миллилитр аракыга салып, 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 нисбәтендә су кушалар.

Күзнең күрү сәләтен яхшырту өчен сирин чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык тастымалны чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар.

Циститтан. 1 аш кашыгы сирин чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә берәр аш кашыгы кабалар.

Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирин чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Шул күләмне ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннан җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сириннәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шулай эшләсәгез, битегез яшәрми калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев