Уңган хуҗабикәләр өчен менә дигән җиңел һәм тәмле рецепт.
Әле мондый салатны әзерләп караганыгыз юктыр. Ул бик тиз һәм җиңел ясала. Продуктлар – ике кешелек салат өчен:
– кырыгычта уылган кишер – 2 стакан;
– бик нык вакланган кокос – 2 стакан;
– йөзем – 1/4 стакан;
– кызыл шәраб уксусы – 2 аш калагы;
– зәйтүн (“олвиковое”) мае – 2 аш калагы;
– тоз – 1/4 чәй калагы;
– борыч –тәменчә.
Зур савытка барысын бергә салып болгатып, борыч сибәбез. Бу салатка вакланган чикләвек кушарга да була.
Фото: https://unsplash.com/
Нет комментариев