Организм өчен бик файдалы булган кесәл
Төрледән-төрле ни төрле

Организм өчен бик файдалы булган кесәл

Солы кесәле калын һәм нечкә эчәклекне бик шәп чистарта

100 г “Геркулес”ны, 1,5 стакан кайнаган җылы суга салып болгатыгыз һәм томалап куегыз. 1 тәүлектән соң марля аша сөзегез. Барлыкка килгән солы сөтенә кара икмәк катысы салып, 1 тәүлеккә җылы урынга куеп калдырыгыз. Аннан соң, болгата-болгата, кайнатыгыз (куе массага әйләнгәнче). Кайнар килеш тирән тәлинкәләргә бүлеп суытыгыз. Әзер кесәлне кисәкләргә бүлгәләп, үсемлек маенда кыздырылган суган белән ашагыз. Бу –тәмле, файдалы, туклыклы ризык.


Нет комментариев