Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Олы көннең төп ризыгы – кулич рецепты

Олы көнгә хуҗабикәләргә кулич рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк: 500 г он, 250 г йөзем, 1 лимон, 250 г сыер мае, 250 г шикәр комы, 4 күкәй сарысы, 2 күкәй агы, ярты аш кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2/3 стакан сөт, бер чеметем тоз, пычак очында гына ванилин, кондидтер бизәгечләр.

Әзерләү. Күкәй агын сарысыннан аерырга. Йөземне җентекләп юарга, кайнар су белән пешекләргә, суытырга куярга. Лимонның согын сыгарга, цедрасын угычтан уарга. Йомшарган сыер маен шикәр комы белән кабартырга. Бер-бер артлы күкәй сарысы агы кушарга, һәрберсе саен болгатырга. Онны разрыхлитель, тоз белән бергә кушарга. Он белән җылы сөтне алмашлап камырга кушарга. Камырга юылган һәм киптерелгән йөзем өстәргә.

Кулич формасын үсемлек мае белән сыларга һәм панировка сухариларын сибәргә кирәк. Камырны форманың 2/3 биеклеге кадәр салып, 180 С кадәр кыздырылган духовкага 1 сәгатькә куярга.

Әзер кулич өстен, формасыннан алганнан соң, глазурь белән сыларга. Глазурь ясау өчен күкәй агын тоз белән кабартырга, шикәр комы кушып күбекләндерергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев