Туңдырманы өй шарталрында да ясап була. Моның өчен бары тик 3 ингредиент кирәк.
Кирәк булачак: 500 г 30 %лы сөт өсте, 200 г куертылган сөт (сгущенка), 10 г ванильле шикәр комы.
Сөт өсте һәм куертылган сөтне 3-4 сәгатькә суыткычка куярга. Сөт өстенә ванильле шикәр комы кушып, каты күбек барлыкка килгәнче миксер белән тугларга. Аз-азлап куертылган сөт өстәп, 7 минут чамасы тугларга. Барлыкка килгән катнашманы савытка тутырып, 7-10 сәгатькә туңдыргычка куярга. Туңдырма өстенә ваклайган чикләвек, угычтан уылган шоколад сибәргә, җиләк-җимеш куярга була.
Нет комментариев