Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нина Тимофеева: «Мамам чиккән кашагаларны, эскәтерләрне, тастымалларны, бистәрләрен әле дә кулланам»

Элегрәк кул эшләре тормыш итү өчен кирәк булган. Ә хәзер без кул эшләрен яраткан мавыгу дип кабул итәбез.

Әбием балачактан киндер суккан. "Станокка аягым да җитми иде", – дип сөйләгәне әле хәтеремдә. Ул авылда яхшы тегүче булган. Авылдашлар ул теккән киемне шатланып киеп йөргәннәр. “Керәшен күлмәкләрен күп тектем”, – дип әйтә иде. Шулай ук, әбием бик тигез итеп җон эрли иде. 90 яшькә җиткәндә дә эрләп бирергә җон алып килүчеләрне кире борып чыгармады. Тирә-күршеләр бергә җыелып, кул эшләре эшлиләр, кич утыралар, уен-көлке, тапкыр, шаян сүз белән күңел ачалар иде. Без бала-чагага ничек рәхәт була иде!

Мамамның әнисе – җырак әбием Угапый ( Баширова Агафия) тугыз бала үстергән, һәрберсенә бөтен Туплат (Иванай) кешесе кызыгырлык матур киемнәр теккән. Мамам яшь чакта чигү остасы булган. Мамам чиккән кашагаларны, эскәтерләрне, тастымалларны, бистәрләрен әле дә мин мәктәптә үткәрелгән чараларда кулланам. Картайгач та кул эшен ташламады. Безнең һәрберебезгә җомшак җылы оекбашлар бәйләп кенә торды.

Мин үзем балачактан тегәргә ярата идем. Курчакларымны матур киемнәр тегеп киендерә идем. Бервакыт тупый теккәч, Думый (Домна) әбием, үзе оста тегүче булса да, миңа: “Син җырак әбиең кебек оста тегәсең”, – дигән иде. Әбием күлмәкләрдән калган кечкенә тукыма кисәкләреннән миңа алъяпкычлар тектертә иде. Хәзер дә берсен саклап тотам.

Яшүсмер чагымда чигү белән мавыгып алдым. Хәзер күбрәк бәйлим. Гаиләмә кирәк әйберләрне үзем бәйлим. Кызыма да кул эшләрен өйрәтергә тырышам. Үзем белгән һөнәрләр өчен әбиләремә, мамама бик рәхмәтлемен.

"Керәшенчә марафон" катнашучысы Нина Тимофеева
Фото: шәхси сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев