Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Маникюр өчен гель-лак зыянлы икән...

Гель-лак белән буялган тырнак сәламәтлеккә зыян китерә торган куркынычларны яшерергә мөмкин. Бу хакта табиб-подолог, маникюр остасы Алина Попова хәбәр итте.

Гель-лак үзе куркыныч түгел, әмма аның астында бик күп проблемалар яшеренергә мөмкин: пешү, күгәрү, ялкынсыну, онихолизис. Алар дөрес булмаган манекюр техникасы аркасында барлыкка килә. Моннан тыш, тырнаклар буенча табиблар тулаем алганда кешенең сәламәтлеге торышын билгели ала.
Мәсәлән, әгәр тырнаклар юкарган булса, бу остеопороз турында сөйли, ә әгәр алар төсне үзгәрткән икән, калкансыман биз белән проблема булырга мөмкин.
Табиб Алина Попова сүзләренчә, зыянны киметү өчен, маникюрны ике атнадан да артык йөртергә ярамый, ә педикюрны өчтән дә артык түгел. Яхшы мастерны сайлап алу да мөһим, ул тырнак пластинасының индивидуаль үзенчәлекләренә карап материалларны сайларга тиеш.
Шулай ук табиб, тырнак төсендәге һәм структурадагы үзгәрешләрне анализлау өчен, елына 3 айга тырнакларны буяудан баш тартырга киңәш итте.
“Тәҗрибәле табиб һәрвакыт пациентның тырнакларына игътибар итә. Бу бит организмның торышы картасы, ул хроник һәм кискен халәтне билгеләргә ярдәм итә”, - диде Алина Попова.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев