Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кычыткан миллеге белән чабыныгыз!

Файдасы - бәһаләп бетергесез

Ял көннәрендә мунча ягып, тәмле чәй пешереп, гаилә белән ял итү - безнең халыкның яраткан шөгыле. Чыннан да, тәнне генә түгел, җанны да чистарта бит ул мунча. Аеруча, яңа гына бәйләнгән миллек белән чабынсаң. Каен миллеге җыярга әле иртәрәк. Белгечләр аны юкә чәчәк атканда җыярга киңәш итә. Ә менә сезнең кычыткан миллеген файдаланганыгыз бармы?

Өтеп, чагып алуына карамастан, кычыткан миллеге бе­лән дә чабынырга өйрәнү шарт. Чөнки файдасы - бәһаләп бетергесез! Моңа күнегергә генә кирәк. Тик шунысы бар: аны кышка хәзер­ләп куеп булмый. Шул каен яисә имән миллеге эченә берничә кычыткан кыстырып куйсаң гына.

Ә инде бөтен җәй дәвамында үсеп утырган җиреннән өзеп алынган кычыткан миллеге белән рәхәт­ләнеп чабынырга була! Моның өчен 40-50 см озынлыктагы яшь үсентеләрне сайлап алалар. Себеркене кабарынкы итеп, кыска гына бәйлиләр (әлбәттә инде, пир­чәткә киеп). Бик йомшак, бер кешегә генә җи­тәрлек булып чыга. Кычыткан себеркесен пешерүнең иң кулай һәм җиңел юлы болай. Башта - кайнар суга (әмма кайнап тормаска тиеш!), аннары салкын суга 3-5 секундка тыгып алалар. Бары шул гына.

Кычыткан миллегенең мускуллар, буыннар авыртканда ярдәме тия, радикулит, ревматизм авыруларын дәвалаучы бик яхшы чара булып тора. Әлеге миллекне еш куллансаң, артериаль кан басымы түбәнәя, нерв системасы тынычлана.

Чыганак

Фото:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-05-20/kychytkan-millege-bel-n-chabynygyz-2811473

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев