Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Косметолог киңәшләре

Яз көне битебезгә витаминнар җитми.

Беренче язгы кояш нурлары биткә начар тәэсир итә һәм пигментлар, җыерчыклар барлыкка килүгә сәбәпче була. Яз көне кемнеңдер бите купшаклана, кызыл таплар барлыкка килә, кемнедер сипкепләр борчый, кемгәдер каз тапие чыга. Бу проблемаларны хәл итәргә түбәндәге киңәшләр ярдәм итәр.

1. Көз һәм кыш көннәре кулланган майлы кремнарны яз көне дымландыргыч кремга алыштырыгыз.

2. Бит тиресен кояштан саклагыз. Кояштан саклагыч кремнар кулланыгыз һәм күзлекләр киегез.

3. Халык рецептлары кулланыгыз. Берничәсен тәкъдим итәбез. Күз төбендәге шешенкелекне бетерү өчен бәрәңге файдалы. Чи бәрәңге түгәрәкләрен йомык күзләргә 15 минутка куеп торыгыз. Бәрәңге пешкән су белән юыну да яхшы. Тире өчен контраст ванналар ярдәм итәр, процедураны кайнар су белән тәмамларга кирәк.

"Стресска каршы" маска битне сафландыра һәм арыганлыкны бетерә. Аны әзерләү бик гади: бәрәңгене пешереп изәргә, йомырка сарысы, бераз сөт өстәргә. 15 минутка биткә ягып торырга, башта җылы су белән, аннары салкын кайнаган су белән чайкарга.

Коры бит тиресе өчен йомыркалы-баллы маска ярдәм итә. Чи йомырка сарысы, бер чәй калагы бал, ярты чәй калагы майга бераз крахмал, кофемолкада чыгарган солы онын кушып каймак куелыгына җиткерергә һәм биткә сылап, 15 минут тотарга.

Майлы тире өчен ярты пачка гадәти дрожжи, бер йомырка сарысы, берничә тамчы лимон согы алыгыз. Аңарга я кефир, я йогурт, я ряженка, я каймак өстәгез.

Майлы тире өчен тагын бер маска. Йомырка агын ныклап тугларга, берничә тамчы лимон согы һәм солы оны кушарга. Калын итеп 15 минутка биткә сыларга. Эффектны көчәйтү өчен тагын бер катлам сыларга.

Фото: https://propositive.ru/o-proekte/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев