Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кода-кодагыйлар җыруы - видео

Мәҗелес вакытында кара-каршы җырлана торган шушы җырда ике як кодаларның бер-берсен зурлау, туганлашу чагыла.

Элеге җыруны редакциябезгә кунакка килгән Казан шәһәрендә иҗат итүче "Казансу" керәшен фольклор ансамбле солистлары Мария Семёнова белән Римма Ивановадан яздырып алдык. Кыска гына вакыт эчендә бу видео ВКонтакте социаль челтәрендә 7 меңнән артык карау җыйда һәм бу сан көннән-көн арта. 

Ишекләрдән кердегез лә,
Исәнләшә белдегез.
Мәкнең алсу чәчәге күк,
Күземә күрендегез.

Минем чәчем – ике толым,
Кулым тала үрергә.
Ерак юлны якын итеп,
Килдек сезне күрергә.

Үстердем кызымны ла,
Син үстердең улыңны.
Гомергә бергә булыек,
Бир кодагый кулыңны.

Кодаларның урындыгы –
Кара шомырт агачы.
Кара безнең кодаларга –
Пар сандугач баласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев