Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кичәге чәй зыянлы

Белгечләр сүзләренә караганда, Кытай галимнәре пешергәннән соң 15 минут үтүгә чәйдә органик катнашмалардан элпә барлык ка килә башлавын раслаган.

Алар зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруга сәләтле. Мондый эчемлекне куллану сәламәтлек өчен зарарлы. Әгәр чәй шикәрле булса, бу процесс тагын да тизрәк бара икән. Ә төн буе торган чәйне бөтенләй эчәргә ярамый. Кичәге чәй эчәклек эшчәнлеген бозарга мөмкин, ә иң куркынычы – бавыр һәм йөрәк зыян күрәчәк.
Аны кабат кайнату да андагы гөмбәчекләрне юк итмәячәк. Шуңа күрә диетолог лар яңа пешерелгән чәйне генә эчәргә киңәш итә.

Чәй әзерләү серләре

  • Чәйнектәге су кайнап чыгу га чәй эчәргә әзер, дигән сүз түгел әле.
  • Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.
  • Чәйне пешерер алдын нан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.
  • Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, эчемлек тәмле дә, хуш исле дә була.
  • Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең исә зарардан башка файдасы юк.
  • Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә; 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычлындыра; 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.
  • Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү буенча үз ысуллары бар һәм һәрберсе үзенекен мактый.
  • Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерә.
  • Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу – кагыйдә.
  • Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.
  • Көнчыгышның кайбер илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр.
  • Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы махсус савытта куе масса хасил булганчы болгаталар.
  • Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев