Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кер сабыны белән юыныгыз - чирләмәссез!

Вируслардан саклану өчен иң яхшы антисептик чара ул.

Нинди генә хуш исле сабыннар, порошоклар барлыкка килмәсен, кер сабыны кулланудан төшкәне юк. Әмма без аны күбрәк киемдәге тапларны чыгару өчен кулланабыз. Кер сабынының файдасы моның белән генә чикләнми әле. Кер сабынын көндәлек гигиена өчен генә дә кулланмыйлар, ул бик яхшы косметик чара да, дәвалау препараты да. Мәсәлән, җәрәхәт эренләмәсен, пешкән урын суланмасын өчен, яралы урынга кер сабыны сөртеп куялар. Вирусларга каршы препарат буларак, аны шәхси гигиена максатында тәһарәт алганда, геморройга каршы көрәшкәндә дә кулланалар. Бәрелгәндә шешкән урынга куеп торалар. Ә инде томау төшә башлаганда, бер-ике тапкыр борын эчен сабын эремәсе белән юып алсаң, томау турында онытырга да була. Шулай ук гайморитны да дәвалап була, диләр. Вируслар активлашып киткән көз, кыш айларында атнага берәр тапкыр кер сабыны белән юынсаң да зыян итми. Ул вирус, бактерияләрне үтерә, иммунитетны ныгытып җибәрә. Черки-чебен һәм башка бөҗәкләрнең һөҗүменнән соң, алар тешләгән урыннарга кер сабыны куеп тору файдалы. Иң мөһиме: кер сабынына аллергия булмый диярлек.

Юка, сынучан тырнаклы туташлар 20 минутка тырнакларына кер сабыны сылап торсалар, сөенеп туймаслар.

Майлы чәчле гүзәл затлар чәчләрен ара-тирә кер сабыны белән юса, файдасы күзгә күренерлек булыр. Әмма моннан соң чәчләрне яхшылап аш серкәсе салынган суда чайкатырга кирәк. Кер сабыны баштагы төрле вирусларны, гөмбәчекләрне, бактерияләрне дә үтерә.

Аякктагы гөмбәчекләрне дә кер сабыны юк итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев