Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Каз маеның файдасы зур икәнен беләсезме?

Каз мае дәва да, артык күпкә китсә зыянлы да булырга мөмкин

Каз маен, элек-электән, төрле авыруларны дәвалаганда кулланганнар. Ул салкын вакытта җылытып, тән тиресенең торышын яхшыртып кына калмый, ә кайбер чирләрне җиңелрәк үткәрергә дә ярдәм итә.   
Каз мае табигый дәвалау продукты булып санала. Аны халык медицинасында түбәндәге үзлекләре өчен киң кулланалар:
организм тарафыннан тиз үзләштерелә;
җылыту үзлегенә ия;
күзәнәкләрне яңарта;
организмның саклау көчен арттыра;
файдалы матдәләрнең тән тиресенә тизрәк үтеп керүен тәэмин итә. 
Каз маеның гинекология, сулыш юллары системасы, тире авыруларын дәвалауда да ярдәме бар. Кайбер мәгълүмат буенча, ул хәтта яман шеш күзәнәкләрен юкка чыгарырга да мөмкин икән. 
Каз мае үпкә ялкынсынганда, бронхит, астма һәм туберкулездан;  тән тиресе зарарланганда (пешү, өшү, экзема, псориаз);  салкын тигәндә дә ярдәм итәр.  

   Каз маен пешкән тән тиресе  төзәлгән вакытта гына кулланырга киңәш ителә.  Мазь әзерләү өчен 100 - грамм каз мае, бер аш кашыгы сырганак мае кирәк. Катнашманы җәрәхәтләнгән урынга иртән һәм кич сөртеп, бәйләп куялар. Моны яра тулысынча төзәлеп беткәнче эшлиләр. 
 Әмма каз маенда холестерин да барлыгын онытмагыз. Ул организмдагы күзәнәкләр төзелешендә төп материал булып саналса да,  күп булганда, кан тамырларында җыелып, тромблар китереп чыгара. 
 Каз маен 3 яше тулмаган балаларга, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызга кулланырга киңәш ителми.

 

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев