Каз бәбкәләренең "кыз", "малай" булуын ничек аералар?
Төрледән-төрле ни төрле

Каз бәбкәләренең "кыз", "малай" булуын ничек аералар?

Инкубаторда эшләүчеләр аларны шулай аера икән

Яз ахыры, җәй башы - каз бәбкәләре, чебешләр тавышына күмелгән чор. Кош-корт асраучылар аларның нинди токымнан булуын, ничек тәрбияләргә икәнен яхшы белә. Ә менә бәбкәләрнең атамы, яки анамы булуын ничек аерырга соң?

1. Каз бәбкәләренең канатын аерып карагыз. Каурыйларның берсе озын, икенчесе кыска булса — ана, барысы да озын булса — ата.

2. Каз бәбкәсен, тавык чебешен аягыннан тотып күтәрегез. Башын өскә күтәргәне — ана. Әтәч, ата каз буласы сузылып төшәчәк.

3. Шулай ук каз бәбкәләрен томшыкларына карап та билгеләргә була. Ана бәбкәләрнең борыны бәләкәй була.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru


Нет комментариев