Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кавын күзләргә һәм хәтер өчен файдалы

Җәй көне кавынны күбрәк ашарга тырышыгыз.

Кавын күзләргә яхшы тәэсир итә. Аның составындагы зеаксантин һәм лютеин – күз үткенлеге өчен файдалы булган каротиноидлар. Алар күзләрне кояшның зарарлы нурларыннан саклыйлар, ирекле радикалларны нейтральләштерәләр.

Шулай ук, С витаминына бай кавынның җәй көне тән тиресен кояшның ультрафиалет нурларыннан саклауда да файдасы бар.

Эч катып интегүчеләргә дә кавын ярдәмгә килә. Әлбәттә, чаманы онытмаска кирәк.

Кавынның кайбер сортлары В6 витаминына бай. Ә бу витаминның Альцгеймер авыруыннан саклауда роле зур. Ул, шулай ук, балаларның нерв системасына да уңай йогынты ясый. Әмма, һәрвакыттагыча, теге яки бу яшелчәне, җиләк-җимешне балаларга ашатканчы, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Кавын кеше оргнаизмы өчен файдалы булса да, ашказаны-эчәк авыруы булган кешеләргә, бөерләре авыртучыларга аны ашарга киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев