Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кәстрүлнең кайсы әйбәт?

Хәзер кибетләрдә кәстрүлнең ниндие генә юк! Ләкин кайсы яхшырак соң?

Алюминий кәстрүлнең бик үк кулай  түгеллеген барыбыз да белә. Ләкин нигә сатыла соң алайса?  Әйе, алюминий кислород белән реакциягә кереп, металл өслеге оксид пленкасы белән каплана. Әмма мондый савыт аш-су әзерләү өчен яраксыз дигәнне аңлатмый бу. Һич шикләнмичә, су кайнатырга, суда ботка, бәрәңге, башка ризыклар  пешерергә мөмкин. Ләкин әзер ризыкны  анда сакларга ярамый.

Чуен, алюминийдан аермалы буларак, кислота, селте һәм тоз тәэсиренә бирешми.  Чуен кәстрүлдә ризык аеруча тәмле булып пешә, тиз суынмый. Әмма беренче карашка нык тоелса да, тиз ватыла. Аны төшереп җибәрергә, кызгач, салкын су тидерергә ярамый.

Савыт-сабадан файдалануның күпләр белмәгән кагыйдәләре дә бар.  Мәсәлән, керамикадан эшләнгән савытны башта эченә май сылап кыздырып алырга кирәк. Майның материал күзәнәкләренә кереп, тигез пленка хасил итүе мөһим. Болай эшләгәндә, ризык савытка ябышмаячак. Шулай ук чуен савытта да әзер ризыкны саклау киңәш ителми. Күгәрә башлавы бар.

Белгечләр әйтүенчә, иң әйбәте – тутыкмас корычтан эшләнгән кәстрүл. Кислотага да, селтегә дә бирешми, күгәрми дә. Анда әзерләнгән ризык сәламәтлек өчен берничек тә зыян салмый. Шуңа күрә соңгы вакытларда хуҗабикәләр нәкъ менә шуңа өстенлек бирә дә инде.

Эмальле савыт-саба да әйбәт. Анда бактерияләр үрчеми, ризыкка да берничек тә тәэсир итми. Шулай да аны яратып бетермәүчеләр байтак. Сәбәбе – эмале кубу. Мондый кәстрүл бәрмәгәндә, кулдан төшереп җибәрмәгәндә, тимер мунчала белән ышкып юмаганда гына озакка чыдый.

Хезмәт (Балтач районы)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев