Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кара карлыганнан тәмле варенье

Бик тәмле булачак.

Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да.

Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.

Кайнатма савытына 6 стакан су салабыз, ул кайнап чыгуга шуңа 3 килограмм шикәр комын кушып, болгата-болгата 3 минут кайнатабыз. Сиропка әзерләп куйган 4 килограмм карлыганны кушабыз, ул кайнап чыккач, тагын 15 минут чамасы талгын утта кайнатабыз. Газны сүндергәч, кайнатмага калган 3 килограмм шикәр комын өстәп, ул эреп беткәнче бутыйбыз.

Кайнатманы суытып, банкаларга тутырыр алдыннан янә җылытып алырга кирәк. Кышкылыкка банкаларга ябып куярга да була, суыткычта да яхшы саклана.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев