Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Камыр эчендәге тавык ите

Табынга кайнар килеш тә, салкын кабымлык итеп тә бирергә була

Тавыкның түш ите - 500 г,
лимон - 1 данә.
Камыр өчен:
-йомырка - 4 данә,
-шулпа - 2 аш кашыгы,
-он - 1 стакан,
-тоз,борыч,
-кыздыру өчен сыек май - 400 г.
Тавык итенең ике ягын да төеп, озынча тасмалар кисәбез, тоз, борыч сибәбез, лимон согы сыгабыз.
Савытка йомырка сытып туглыйбыз, шулпа, тоз, әз - әзләп кенә он кушып, коймак камырыныкы кебек камыр ясыйбыз.
Калын табада май кыздырабыз,тавык кисәген башта онда әвәләп, аннан камырга манып, кызган майга салабыз. Ике ягын да әйләндереп пешерәбез һәм артык мае сеңсен өчен кәгазь тастымалга куябыз.
Табынга кайнар килеш тә, салкын кабымлык итеп тә бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев