Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Искитмәле дөнья

Аккошлар хыянәт итә Халык арасында бер-берсенә иң тугры кошлар - аккошлар дигән фикер яши. Имеш, аккошларның берсе үлсә, икенчесе һавадан җиргә атылып һәлак була, диләр. Кошлар дөньясын өйрәнүче галимнәр, иң тугры кошлар дип, альбатросларны күрсәтә, ә аккошлар икенче парын таба икән. Альбатрослар, еллар дәвамында диңгез киңлекләрендә очып, бер-берсе белән бер...

Аккошлар хыянәт итә
Халык арасында бер-берсенә иң тугры кошлар - аккошлар дигән фикер яши. Имеш, аккошларның берсе үлсә, икенчесе һавадан җиргә атылып һәлак була, диләр. Кошлар дөньясын өйрәнүче галимнәр, иң тугры кошлар дип, альбатросларны күрсәтә, ә аккошлар икенче парын таба икән. Альбатрослар, еллар дәвамында диңгез киңлекләрендә очып, бер-берсе белән бер үк вакытта, бер үк урында очрашалар. Беренче булып, бу урынга ата кош килә һәм анасын көтә. Ана кош бер йомырка сала, ояда чиратлашып утыралар. 80 көн нән соң гына бәбкә күкәйдән чыга. Аны бергәләп үстерәләр. Альбатрос бәбкәсе үзе генә оча башлагач, ата- ана лары бер елдан соң тагын шул урында очраша. Очрашуны үлем генә тоткарлый ала. Әгәр кошның берсе шул урынга килми икән, ул аңа алмаш эзләми, үлгәнче тугры кала. Берүзе диңгез киңлекләрендә очып йөри.
Кем акыллырак?
Кем акыллырак: ирләрме, әллә хатын-кызлармы? Пенсильвания университеты галимнәре әлеге сорауга җавап эзләгәннәр. "Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска" дигән әйтем дөреслеккә туры килми, ди. Юкса, хатын-кызларга караганда ирләр "башлырак" дип уйлаучылар саны күбәеп китте. Алай түгел икән шул. Галимнәрнең тикшерүе буенча, ир-атларның баш мие хатын-кызларныкына караганда 10-15 процентка зуррак. Әмма хатын- кызларның баш мие төзелеше катлаулырак. Акыл өчен җавап бирүче нейроннарның тыгызлыгы аларда югарырак. Баш мие ярымшарларының элемтә өчен җавап бирүче сөялле төп массасы хатын-кызларда күләмлерәк, шуңа күрә алар бер үк вакытта берничә төрле эш башкара ала, димәк, акыллырак та булып чыга. Шулай итеп, баш миенең күләменә карап акыллылык турында фикер йөртү фәнни яктан дөрес булып чыкмый.
Рус язучысы Иван Тургеневның баш мие бик зур булган, француз язучысы Анатолий Франсның башы, киресенчә, бик кечкенә булган. Икесе дә - дөньякүләм билгеле язучылар.
Бака булып кем кычкыра?
Арктиканың калын бозлары астына күп серләр яшеренгән. Шуларның берсе - НЛОлар белән бәйле. Биредә хезмәт итүче диңгезчеләрнең НЛОга карата үз фикерләре бар. Алар бу очучы аппаратларны үз күзләре белән күргәннәре турында сөйлиләр. Арктика боз киңлекләрендә бик тигез һәм төгәл итеп тишелгән диаметры 15-20 квадрат метрга җиткән бәкеләр бар икән. Кем тишкән аларны? Билгесез. Алардан бака бакылдаган тавышлар ишетелә. Билгеле булганча, Төньяк боз океанында бакалар яшәми. Биредәге тюлень, ак аюларның тавышлары бакаларныкына охшамаган. Галимнәргә дә, аерым кызыксынучыларга да уйланырлык нәрсәләр күп монда.
Берьюлы - биш кыз
Хәзер Россия хатын-кызларының шактый өлеше бала тудыруга, гаилә коруга битарафлык күрсәтә. Бала нигә кирәк, ул тормышка өстәмә мәшәкать кенә китерә, дип уйлаучылар да юк түгел. Мәскәүдә яшәүче укытучы Варвара Артемкина алай дип уйламый. Математика укытучысы Дмитрийга кияүгә чыккач, Варвара авырга уза. УЗИ тикшерүе әлеге яшь укытучының биш баласы булачагын күрсәтә. Ул кадәр сандагы баланы тудыру бик катлаулы буласын искәртеп, аңа 2-3 кенә яралгы калдырырга киңәш итәләр. Ул аларга: "Тере балаларны үтереп, өстемә җазык алырга теләмим", - дип җавап бирә. Россия врачлары әлеге бик катлаулы мәсьәләне хәл итүне үз өсләренә алмыйлар һәм аңа Англиягә барырга киңәш бирәләр. Англиядә аны Оскфорд клиникасына урнаштыралар. Врач Лауренс Имги, бу эшкә алынса да, бу катлаулы
очракның йөз процент уңай хәл ителәсенә вәгъдә бирми. Аңа 18 табиб һәм медсестра ярдәм итә. Берьюлы биш кыз бала дөньяга килә. Аларга шунда ук Лиза, Татьяна, Надя, Александра, Варя дигән исемнәр кушалар. Бу турыда газеталарда языла, телевидениедә күрсәтелә. Лондон халкы биргән бүләк акчасына Артемкиннар гаиләсе машина сатып ала. Мәскәүгә кайткач, Россия Президенты Владимир Путин гаиләгә 4 бүлмәле фатир бирә. Кызлар матур һәм сәламәт булып үсәләр. Хәзер аларга 6 яшь, мәктәпкә барырга әзерләнәләр. "Урамда кешеләргә комачау итмәс өчен, "паровоз" ысулы белән йөрибез - мин алдан, кызлар арттан баралар", - дип әйтә икән бәхетле ана. Бер бала алып кайтырга да куркып йөргән хатыннарга әнә шундый үрнәк күрсәтә Варвара Артемкина.
Туплаучы Петр ЕМЕЛЬЯНОВ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев