Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Яшелчәләрне ачык грунтка кайчан күчерергә?

Язның соңгы аенда чәчәсен чәчеп, утыртасын утыртып бетерү мөһим


Күпләрне кызыксындырган сорауга «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова җавап бирде.

– Язның соңгы аенда чәчәсен чәчеп, утыртасын утыртып бетерү мөһим. Кәбестәнең соң өлгерешле сортларын да ачык туфракка утыртуны июньгә калдырмау әйбәт. Помидор, кыярга, татлы борычка килсәк, аларын май урталарында утыртып, пленка белән каплыйбыз. Ә инде бу эшләрне халык сынамышларына таянып башкарсак, бөтенләй дә оттырмаячакбыз.

Кыярны ачык туфракка пленка астына кызыл миләш чәчәк аткач утыртырга мөмкин. Шуннан соң туфракта көчле кыраулар булмаячак инде.

Чалмабаш (пион) бөреләнгәч, ташкабак һәм кабак утыртырга.

Нәркисләр чәчәк аткач, кәбестә утыртырга, иртә өлгерә торган торма, борчак чәчәргә.

Кәстәнә (каштан) чәчәк аткач, редисның җәйге сортларын, торма, ногыт борчагы чәчәргә.

Сирень чәчәк аткач, иртә өлгерешле кыярны пленка астына утыртырга, яшел салат чәчәргә була.

Шуны истә тотыгыз: май аенда үсентеләр әле бик нәзберек булганлыктан, аларга вакытында су сибеп торырга (2–3 көнгә бер тапкыр), тукландырырга кирәк. Бигрәк тә теплицадагы үсентеләрне онытмаска.

Автор - Валентина Семенова

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев