Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ябыгасыгыз килсә

Соңгы вакытта киң таралган диеталарның берсе карабодай ашау. Чөнки карабодай туклыклы, организмны чистарта, авырлыкны киметә, шикәр балансын җайлый.

1 нче вариант
Бары ботка гына ашыйсы. Моның өчен башта карабодай ярмасына кайнап кына чыккан суны агызып, 12 сәгать тотарга кирәк. Төнгә каршы эшләсәң, уңай булыр. Әнә шулай әзерләнгән ботканы атна буе ашыйсы. Карабодай боткасын тозсыз, тәмләткечләрсез, әмма тамак туйганчы ашый аласыз. Теләгән кадәр су эчегез. Йокларга 4-5 сәгать кала ашауны туктатасы булыр. Әгәренки ашказаны ризык сорап тилмертә икән, йокларга ятарга ярты сәгать кала бер стакан майсыз кефир эчеп куегыз. Кем дә кем килограммнарын тагын да күбрәк киметергә тели икән, боткасына җебетелгән күрәгә җимеше сала ала.

2 нче вариант
Карабодай белән кефир диетасы организмдагы микроэлементлар балансын җайга сала, стресстан коткара, йокысызлыктан, арыганнан — дәва. Ул шулай ук анемияне, тире авыруларын, буыннарны, бавырны, үт куыгын дәвалый. Диета бернинди мәшәкатьсез генә 7-12 кг авырлыкны бер-ике атнада киметергә ярдәм итә. Бу диета өчен карабодай боткасы менә болай әзерләнә: әчегән майлардан арындыру өчен ярманы кайнап чыккан гына су белән чайкатып алыгыз. Ярма җилләгәч, майсыз табада кыздырып алыгыз. Кыздырылган ярма тизрәк пешеп чыга. Аннары ярма өстенә кайнар су коеп, кәстрүлне төреп куегыз. Термоста да ярый. Карабодай боткасы бик тиз өлгерер. Ут өстендә пешерергә кирәкмәс. Югыйсә аның бик күп файдалы матдәләре югалыр. Ботканы майсыз гына ашап, соңыннан кефир эчеп куегыз. Нәтиҗә әйбәтрәк булсын өчен кефирны йә ярты сәгать алдан, йә ашаганнан соң ярты сәгать үткәч эчәргә кирәк. Бу вариантта да ашауны йокларга 4-6 сәгать кала туктатырга киңәш ителә.

3 нче вариант
Бу диета алдагы ике варианттагы кебек әзерләнгән боткага төрле өстәмәләр салуны күздә тота. Мәсәлән, сез иртән йөзем яки күрәгә салынган ботка ашыйсыз, төшке аш вакытында карабодайны ит яки балык, сөт яки гөмбә белән ашыйсыз. Кич белән ботканың үзен генә ашаганнан соң, кефир эчеп куясыз. Шул рәвешле ике атна дәвам итә. Бу очракта авырлык күп кимемәс, әмма сәламәтлек күпкә яхшырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев