Төрледән-төрле ни төрле

Гөмбәдән икра ясау рецепты

Гөмбәдән кышка саклана торган тәмле икра тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 2 кг гөмбә, 300 шр суган, 300 гр кишер, 1 стакан үсемлек мае, 3 шт лавр яфрагы, 10 шт түгәрәк кара борыч, 50 гр томат пастасы, 200 мл су, 4 тырнак сарымсак, тәменчә тоз.

Гөмбәне 15 минут пешереп алыгыз. Суганны вак итеп турагыз, ә кишерне угычтан чыгарыгыз. Кишер белән суганны үсемлек маенда кыздырып алыгыз. Пешкән гөмбәне, кыздырган яшелчәләрне иттарткычтан чыгарыгыз. Катнашмага үсемлек маен, борыч, тоз, 200 мл суда болгатылган томат пастасын кушып бутагыз. Массаны 1 сәгать талгын утта пешерегез. Сарымсакны вак итеп турап, икрага кушыгыз һәм тагын 20 минут пешерегез. Икраны кайнар килеш банкаларга тутырып, капкач каплагыз.

Балтач яңалыклары

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев