Төрледән-төрле ни төрле

Гөлләр шаулап чәчәк атсын өчен киңәш

Яфраклары сәламәт булсын өчен аларга өйдә ясалган гап-гади ашлама сибәргә киңәш ителә.

Кирәк булачак: 10 грамм чи чүпрә, 1 аш клагы шикәр комы, 1 литр җылы су.

Чүпрәне суда эретергә һәм шикәр өстәп болгатырга. Ким дигәндә, 2 сәгать тотарга кирәк. Туклыклы катнашманы 1:5 исәбеннән су кушып болгатырга. Үсентеләрне көзен һәм кышын айга бер тапкыр булса, ә язгы-җәйге чорда 10 көнгә бер тапкыр әлеге ашлама белән тукландырырга кирәк.

Чүпрәдә булган фитогормоннар, В төркеме витаминнары һәм ауксиннар күзәнәкләр бүленүне һәм үсемлекләрнең үсешен тизләтә.

1001 киңәш

 


Нет комментариев