Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Хамерсез глинтвейн ясыйбыз (рецепт)

Кышкы салкыннарда тиз генә җылынып алырга кирәк булса, глинтвейн эчемлеге бик кулай.

Тәмле дә, файдалы да, кәефне күтәрә, дәртләндереп җибәрә! Хәмер кушылмаган, өйдә ясала торган глинтвейн рецепты:
– виноград / чия / алма согы 1 литр.
– карлыган / клюква морсы 2 ст.
– корица 1 таякчык / 1 чәй кашыгы төелгәне
– төелгән имбирь ярты чәй калагы
– гвоздика 3-4 штук
– бал 2 аш кашыгы
– бизәк өчен апельсин, алма кисәкләре
Сайлап алынган сок белән морсны бергә кушарга (мин, гадәттә, кызыл виноград согы белән кара карлыган морсыннан ясыйм), тәмләткечләрне салырга. Гвоздиканы ахырдан салу яхшырак, алай ул хуш исен озак саклап калачак. Эчемлекне салмак утка куярга, ләкин кайнатып чыгармаска! Кайнап чыгар алдыннан уттан алып куярга. Бизәү өчен апельсин, алма кисәкләрен салып, кайнар килеш эчәргә.
Гомүмән, глинтвейнның төрле рецептлары бар: аңа шулай ук кызыл шәраб, су, шикәр, кардамон, бадьян, борыч, әнис, мускат кушалар. Ләкин хәмер кушмыйча да, бик тәмле һәм кәефне күтәрә торган килеп чыга. Иң мөһиме – кайнатып чыгармаска, бөтен витаминнары үзендә калачак.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев