Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Гади һәм рәхәт яшәү серләре

Куңелегез кушканча яшәгез.

1. Үзегезгә ошаганны сайлагыз. Башта десерт ашыйсыгыз килсә, ашагыз, аннары уйлагыз: сезгә кайнар ризык кирәкме соң?

2. Урамга чыгасыгыз килсә, бөтен эшегезне ташлагыз да чыгыгыз. Эш беркая да качмый, ә менә кояш болыт артына качарга мөмкин.

3. Гади әйберләр сайлагыз. Гади әйберләр һәрвакыт уникаль һәм кулланышка яраклы. Аш бүлмәсе өчен гадәти пычак күпфункциялесенә караганда файдалырак.

4. Аралашканда гади булыгыз. Кемгә нинди кием, нинди ризык ошый, кайсы сериалны караган, аларга ошыймы? Кешеләр гади әйберләрне яраталар, катлаулы нәрсәләр хакында эшегездә сөйләшү яхшырак.

5. Дөресне түгел, ә уңайлыны сайлагыз. Бөтен дөнья кагыйдәләр белән тулган: ортопедик аяк киеме киезе, кирәкле катылыктагы матрас, «дөрес» шампуньнар. Сезгә нәрсә уңайлы — менә шул дөрес.

6. Карар кабул итә алмый интексәгез, кабул итми торыгыз. Кәгазьгә үзегезнең соравыгызны языгыз да, таймер куеп, әлеге сорауга ике сәгатьтән соң әйләнеп кайтыгыз. Бу вакыт эчендә башыгыз хисләрдән арынып, акыл тиешле режимда эшли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев