Һәр нәрсәнең – үз җае.
Дөгеле аш тагын да тәмле булсын өчен, ярманы ашка салганчы, яхшылап юарга һәм 5-7 минут пешереп алырга кирәк.
Сөтне кайнатыр алдыннан савыт читенә сыер мае сөртсәгез, сөт кайнап ташымаячак.
Пищевая пленканы суыткычта саклагыз. Шулай итсәгез, ул ертылып аптыратмаячак, кулга ябышмаячак, гомумән, аның белән нәрсәнедер төрү, чорнау күпкә җиңелрәк булачак.
Ашка токмачны салганчы, шулай ук 3 минутка кайнап торган суга салырга һәм дуршлагка алырга кирәк. Аннары гына шулпага салсагыз, токмачлы аш тагын да тәмле булыр.
Ипи искермәсен һәм тәме берничә көн саклансын өчен, өстен фарфор савыт каплагыз. Ә савыт эченә бераз гына тоз сибегез.
Ризыкны пластик савытларда озаклап сакларга ярамый, ә җылытырга бөтенләй дә киңәш ителми. Бу сәламәтлек өчен бик зыянлы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ризык пластик белән контактка кереп, организм өчен куркыныч матдәләр бүлеп чыгара.
Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.
Кайбер балыкларны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук башлы суган да булыша.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев