Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бу атнага йолдызнамә

9-15 декабрь көннәренә йолдызнамә

Кучкар, Үгезбозау, Игезәкләр, Кысла, Арыслан, Кыз, Үлчәү, Чаян, Укчы, Кәҗәмөгез, Сукояр, Балыклар. Берсен дә онытмадыкмы?

Кучкар (21.03 – 20.04) Туганнарыгыз белән аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Тынычрак булырга тырышыгыз: хаклык алар ягында кебек.  

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кеше белән уртак тел таба, аның хәленә керә белү, шулай ук эчке сиземләү керемле эшләрдә катнашу мөмкинлеге бирер. Тик бер киңәш: фикерегезне кызып-кызып яклаудан баш тартыгыз.  

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Рухи яктан үсү, нәрсәләргәдер өйрәнү өчен, сәяхәткә чыгу өчен шәп чор. Тик үзегезгә “җирдән аерылуга” комачаулаучылар табылмагае…  

Кысла (22.06 – 22.07) Җитәкчегез дә, хезмәттәшләрегез дә, сезнең булдыклылыкны күреп, телсез калыр. Шул ук вакытта дәрәҗәле кәнәфидә утыручы яклаучыгыз да барлыкка килер әле.  

Арыслан (23.07 – 23.08) Алтын таулар вәгъдә итүчеләргә ышанып, харап була күрмәгез! Күктәге торнага карап, кулдагы чыпчыкны ычкындырмагыз, дип киңәш итә йолдызлар.  

Кыз (24.08 – 22.09) Һәр почмактан бәхет елмаерга гына торачак. Гомумән, сезнең өчен елның иң кызыклы, иң уңайлы чоры. Мөлаем, энергияле, талантлы, өстәвенә әле акчалы да булып куячаксыз.  

Үлчәү (23.09 – 23.10) Кесә ягын калынайтасы килә, әмма мөмкинлек чамалы. Шулайракмы? Бераз гына көтик инде. Акча ишелеп үк төшмәсә дә, йолдызларның вәгъдә итүенә караганда, шактый булыр ул, шактый…  

Чаян (24.10 – 22.11) Көч-куәтнең ташып торуы эштә кеше көнләштерерлек уңышларга һәм берәүгә үлеп гашыйк булуга китерер. Әмма хисләр белән саграк! Гаиләлеләр өчен генә дә әйтелгән сүз түгел бу…  

Укчы (23.11 – 21.12) Кайберәүләргә карьера баскычлары биегәергә тора: офыкта яңа вазифа, яңа коллектив шәйләнә. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә күңелгә ятышлы хәлләр, матур сюрпризлар көтелә.  

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Акча ягын кайгырту өчен бик-бик уңышлы чор. Уйламаганда-көтмәгәндә генә файдалы элемтәләр барлыкка килеп, алдыгызда шәп кенә мөмкинлекләр ачылыр. Өстәвенә әле сөеклегез дә куандырыр.  

Сукояр (21.01 – 19.02) Тырышлык һәм сүзгә осталык кайбер кемсәләрнең борыннарына чиертү белән төгәлләнер. Әмма шуны белеп торыгыз: артык шикләнүчән булуыгыз, ышанмаучанлык гадәтегез, юлыгызга аркылы төшеп, искитмәле мөмкинлектән коры калдырырга мөмкин.  

Балыклар (20.02 – 20.03) Тормышыгызда берсеннән-берсе матур хәлләр көтелә. Эштә дә әйбәт! Җитәкчегез, хезмәтегезне бик шәп бәяләп, үзегезне күкләргә чөеп мактаячак. 

Чыганак: matbugat.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев