Бу атнага һава торышы
Татарстанда кайчан җылытачак?
2 июньдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
2 һәм 3 июньдә Татарстанда бераз яңгыр явар дип фаразлана. Төнлә һава температурасы +6...+13 градуска кадәр төшүе, көндез +15...+21 градус җылы булуы көтелә.
Пәнҗешәмбе, 4 июньдә, явым-төшем көтелми, ә көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +7...+12 градус, көндез +20...+25 градус булачак.
5 июньдә яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +10...+15 градус, ә көндез +17...+22 градуска кадәр җылытыр дип фаразлана.
6 июньдә бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус булачак, ә көндез – 15-20 градуска кадәр җылы, дип фаразлый синоптиклар
Чыганак: Татар-информ
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев