Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Балыклы салкын аш әзерлибез

Җәй – окрошка ясау һәм ашау өчен менә дигән вакыт.

Окрошка тәмле дә, файдалы да булсын өчен, квасны өй шартларында үзең әзерләвең әйбәтрәк инде. Әгәр дә андый мөмкинлек булмаса, кибеттә балы азарк булган квас сайлагыз.

Балыклы окрошка ясап караганыгыз бар идеме? Ит яки колбаса салынган окрошкадан бер дә ким түгел! Диетик яктан организм өчен файдалырак та әле!

Аның өчен ак итле балык һәм гадәттәгедән күбрәк тәмләткеч яшел үләннәр кирәк булыр.

Окрошка ясау өчен продукт түбәндәгечә алына:

– ак итле балык – 500 грамм,

– кыяр – 3 данә;

– редиска – 3-4 данә;

– кыяклы яшел суган – 30 грамм;

– бер бәйләм петрушка һәм укроп;

– кабыгы белән пешерелгән бәрәңге – 2 данә;

– пешкән күкәй – 3-4 данә;

– горчица – 1 чәй калагы;

– көнбагыш мае – 1 чәй калагы;

– тоз һәм кара борыч – тәменчә;

– квас – 1,5 литр;

– каймак – 70 грамм.

Кылчыкларыннан арындырылган балыкны аз гына көнбагыш мае салынган суда (күп итеп салмыйбыз) пешереп алабыз һәм эре кисәкләргә турыйбыз.

Окрошка өчен яшелчәне һәркем үзе теләгәнчә ваклый. Кемнәргәдер эрерәк кисәкләр ошый, кемгәдер – бик вак туралганы. Токмач шикелле, озынча итеп турарга да була.

Яшел суганны турап, шуңа күкәйләрнең сарыларын, горчица, тоз һәм борыч кушып, тукмак белән яхшылап изәбез. Аз-азлап квас өстәп болгатабыз. Туралган петрушка һәм укроп салгач, тагын бер мәртәбә болгатып, 30-40 минутка суыткычка куеп торабыз.

Туралган яшелчәне тирән тәлинкәләргә (һәм күкәй агын да) салып, ике-өч кисәк балык өстибез. Суыткычтан кваслы катнашманы алып кушабыз. 1-2 аш калагы каймак салабыз.

Фото: Интертат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев