Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ач карынга ниләр ашарга ярамый?

Камыр ризыклары – әйләнә-тирә дөньяга битарафлык, цитруслы җиләк-җимешләр – гастрит, сөтле кофе бөердә таш кебек чирләргә сәбәпче булырга мөмкин

Иртәнге ашны көн дәвамында ашалган ризыкның иң кирәклесе дип уйларга күнексәк тә, әлегә йокыдан тору белән, ач карынга дөрес ризыклар ашамыйбыз икән.

Чүпрә

Чүпрә ашказанында газларга әйләнә. Шуңа күрә әлеге күперткеч кулланылган камыр ризыгы иртән файдалы саналмый.

Йогурт

Йогурт бактерияләре ашкайнату системасына ярдәм итә, шуңа аны ашаганнан соң эчеп куярга кирәк. Ач карынга әлеге бактерияләр эләгүгә, ашказаны согы аларны юкка чыгара. Иртәнге аш урынына йогурт эчү – файдасыз.

Кофе

Кофеин ач карынга эләгү белән, ашказаны согы бүленә башлый, кофеин йогынтысы нәтиҗәсендә ашказанына һәм  сидек куыгына зыян килә. Организмга зыян салмасын өчен, кофены башка төрле азык белән бергә эчәргә киңәш ителә.

Сөт кофены йомшарта дип уйлаучылар да ялгыша. Кәһвәдә һәм чәйдә булган кайбер матдәләр, сөт аксымы белән кушылып, бөергә утыра торган төрле ташларга әйләнергә мөмкин.

Шикәр

Татлы ризык һәм баллы җиләк-җимеш ач ашказанына төшеп утыруга ашказаны асты бизенә тәэсир итә. Моңа җавап итеп, организм инсулин эшләп чыгара башлый. Шул рәвешле, канда шикәр төшеп китә һәм кеше арый башлый, битарафлык хисләре кичерә.

Цитруслылар

Бу төр җиләк-җимештә ашказанын “ашый” торган кислота бар. Гастрит, язва кебек чирләр һәр ашказаны-эчәк авырулары булган кешеләргә иртәнге ашка цитруслы җиләк- җимеш сокларын кулланмаска киңәш ителә.

Груша

Груша – иртән агу, кичен - роза, дигән әйтем бар. Әлеге җимешнең каты тышы болай да нәзберек булган ашкайнату системасын “кырып” зыян сала ала.

Хөрмә

Хөрмәдә авыр эшкәртелә торган җепселләр бар. Мондый җимеш ашказаны һәм эчәклек өчен "авыр" санала. Хөрмә, бигрәк тә, ач карынга зыян сала.

Фото: pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев