Бу турыда оештырылган сораштыру нәтиҗәләрен тәгъдим итәбез
Якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә ир-атлар гаджетлар, сәгатьләр һәм автомобиль бүләк итүләрен тели. Бу турыда Авито порталы оештырган сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды.
Сораштыруда катнашкан ир-атларның 25 проценты бүләккә гаджет алыр иде. 24 процентына — автомобиль, 22 процентына — сәгать, 21 процентына — спорт инвентаре кирәк. Бүләк сертификатына ир-атларның 15 проценты, оекбаш һәм эчке киемгә 7 проценты сөенәчәк.
Хатын-кызларны сораштыру нәтиҗәләре буенча, ир-атларның 24 проценты косметик чаралар, 23 проценты бүләккә кием-салым алачак. Сорауларага җавап биргән хатын-кызларның 22 проценты акча сертфикаты бүләк итәчәк, 17 проценты исә оекбаш бирәчәк.
Хатын-кызларның 2 проценты ир-атларына автомобиль бүләк итәргә җыена, диелгән әлеге хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Фото: https://pixabay.com/
Нет комментариев