Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

2021 елга шаян шигъри йолдызнамә

Шигъри йолдызнамәгә күз салып, 2021 елда безне ниндиерәк хәлләр көтүе белән танышыйк әле

Әлеге йолдызнамә астрологик календарьгә нигезләнеп төзелгән, юмор белән язылса да, җитдилек тә юк түгел. Йолдызнамә безгә тормышыбызның нәтиҗәсен яхшыртырга, хаталардан сакланырга ярдәм итәчәк. 

Кучкар

Кучкарлар кире булса да,

Тик уңышлар көтә сезне!

Күңелле, якты тормыш,

Күтәрер күңелегезне!

Эшләмичә, тир түкмичә,

Алда булырсыз һәрчак.

Мәхәббәт дигән хисләр,

Йөрәктә ягар учак!

Үгезбозау

Меңләгән татлы сүз

Бу елда әзерләнгән,

Үгезбозауга ак үгез,

Якын туганым дигән!

Димәк уңышны да сезгә,

Капчык тутырып биргән.

Хыялларга ирешерсез,

Бу ел булыр бер дигән!

Гадирәк булыгыз,

Яшәгез сөенеп-көлеп.

Керемнәр артып китәр,

Килер байлык та өелеп!

Игезәкләр

Игезәкләр мәхәббәттә 

Уңышларга ирешер.

Үгез елында алар, 

Вәгьдәләрен бирешер.

Көчегезне нык туплап,

Тормышны үзгәртегез.

Дәрәҗәгез артыуын,

Ышанып сез көтегез!

Кысла

Кысла халкы, сезгә җитте,

Күңелсез яшәмәгез!

Үгез килде үзгәртергә,

Ә сез каршы дәшмәгез!

Булырга тиеш уегызда

Гел алга бару гына.

Бар да булачак әйбәт,

Артка карау тыела!

Арыслан

Арысланны мактау көтә

Хезмәтендә, өендә.

Җиңел генә булмый, дөрес,

Өйрәнгән ул җиңәргә.

Каршылыкларны үтеп,

Шатлыкка төренерләр.

Һәрвакыт халык алдында

Акыллы күренерләр.

Кыз

Кызлар хаман план кора,

Үгезгә бу ошамый.

Җитез, кыю булу кирәк,

Уйлап кына эш бармый!

Бер сәгатьтә бик күпкә

Була бит ирешергә,

Көчегезне күп куегыз,

Ярамый бирешергә!

Үлчәү

Үлчәүләргә киртәләр юк,

Алар һәрчак шундый шук.

Әзрәк тынычлансалар,

Ялгышлардан качарлар.

Сез барында күңелле,

Яшәргә көч бирәсез

Елыгызны бәхеттә, 

Бәрәкәттә үтәрсез!

Чаян

Мәхәббәттә, бәхеттә

Чаяннар йөзәчәкләр.

Чагаларын тыймасалар,

Зыянын күрәчәкләр.

Аз ишетеп, аз сөйләп,

Яуларлар үрләрне дә.

Ачулары онытылыр

Үгез елы ярдәмендә.

Укчы

Укчыга олы хөрмәт,

Зарланудан туктаса.

Кесә тулы акча көтә,

Менә елы, ичмаса!

Бары тик уфтанмагыз,

Өмет белән атлагыз!

Бирелгән мөмкинлектән,

Башыгызны тартмагыз!
Кәҗәмөгез

Кәҗәмөгезнең быел –

Иң уңышлы елыдыр,

Сезнең өчен үгез елы –

Бәхет ачу юлыдыр.

Бар яктан да уңарсыз,

Булырсыз бик канәгать.

Сөенеп үгез елына,

Укырсыз бик күп рәхмәт!

Сукояр

Сукояр хыяллана ул,

Файдасы юк, аңламый.

Хыялсыз да, көтә бәхет,

Үгез сезне алдамый!

Куркып тормагыз эштән,

Җиң сызганып башлагыз!

Ярты юлда калдырмагыз,

Иренүне ташлагыз!

Балык

Агымга каршы йөзәргә,

Киңәше балыкларга!

Бертөрлелек туйдыра,

Кирәк әзрәк уйларга.

Ирешергә максатларга,

Бик җайлы ел сезгә дә!

Бәхетле булуыгыз,

Сөенеч үгезгә дә!

Гаиләлеләр шат яшәр,

Ялгызлар табар ярын.

Ризыгыгыз мулдан булыр,

Сезгә ни кирәк тагын?!

Фрида Закирова, Казан

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев