Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

2020 елга кергәнче өйдән чыгарып ташларга кирәкле җиде әйбер

Чеклар, квитанцияләр саклаган кеше берайчан да баеп китми, имеш

Белгечләр Яңа елга кергәнче өйдән җиде әйберне һичшиксез чыгарып ташларга киңәш итә. Шуларны ташласагыз, тормышыгыз җиңеләер, дип ышандыра алар. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды

Иске газеталар. Макулатураны ыргытыгыз, иске кәгазьләр чүп-чар булып тора, алар гаиләдә атмосферага тискәре йогынты ясый.

Былтыргы календарь. Календарь ел буена булган барлык хисләрне туплап тора, имеш. Артка карау түгел, алга бару кирәк. Шуңа күрә аны ыргыту хәерле.

Акча янчыгы. Әгәр янчыкта тишек-тошык булса, тиздән аңа бөтенләй акча керми башлаячак дигән ышану бар. Яңа ел бүләге итеп акча янчыгы сатып алыгыз, искесен ташлагыз.

Иске чеклар, квитанцияләр. Кирәк булмаса, аларның барысын да чыгарып ыргытыгыз. Чеклар, квитанцияләр саклаган кеше берайчан да баеп китми дигән фикер бар.

Яңа ел бәхет алып килергә тиеш. Моның өчен вакыт табып, кием-салымыгызны карап алыгыз. Күптән киелмәгән, иске, юылып таушалып беткән, ертык әйберләрне ыргытыгыз. Инде беркайчан да кимәслек кием негатив җыеп тора.

Аш бүлмәсендәге тастымалларны алмаштырыгыз, таушалган чүпрәкләр хәерчелек һәм бәхетсезлек тартып тора.

Өйдә ясалма чәчәкләр тотмагыз. Шул очракта гына байлык һәм бәхет килер, дип саный кайсыбер белгечләр.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев