Бу салат тиз ясала һәм бик тәмле була
Бу салат катламлап ясала.
1 нче катка - пешкән тавык итен турап салабыз (ак итен). Өстенә чесноклы майонез сылыйбыз.
2 нче кат - ананас (вак, шакмаклап). Аннан соң кабат чесноклы майонез.
3 кат - йомырка ( турап), өстенә шулай ук чесноклы майонез сөртәбез.
4 кат - сыр.
Тәмле булсын!
Фото: https://pixabay.com/
Нет комментариев