Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 10 ел

Ниләр яза бу гәҗит?

Быелның 5 октябрендә "Туганайлар" газетасы чыга башлауга 10 ел тула. Тарихи мәгълүматлар, архив материаллары күрсәткәнчә, XX-XXI гасырларда керәшеннәр өчен төрле газета-журналлар басылып чыккан:

1915-1917 елларда "Дус" һәм "Сугыш хәбәрләре" газеталары, 1918 елда Казанда керәшен халык Үзәк комитеты басмасы булган "Керәшен газетасы", 1918 елда ВКП(б)ның Казан губкомы каршындагы керәшен секциясе органы "Иген игүче" журналы, 1920-1922 елларда Казанда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм СССРның милләтләр буенча халык комиссариаты каршындагы үзәк керәшен бүлекчәсе органы "Кызыл аләм" газетасы, 1922-1929 елларда ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты керәшен бюросы органы "Киңәш" газетасы, 1932-1941 елларда Чиләбе өлкәсе Фершампенуаз авылында КПССның Нагайбак районы комитеты һәм халык депутатларының район советы органы буларак "Кызыл нагайбак" газетасы, 1993-2002 елларда Яр Чаллы шәһәрендә "Керәшен сүзе" газетасы басылган.

Һәм, ниһаять, менә ун елдан бирле Чаллы шәһәрендә "Туганайлар" культура-агарту керәшен гәҗите чыгып килә. Ул 2002 елның 16 апрелендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең республика керәшен хәрәкәте җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашу беркетмәсенең 6 нчы пункты нигезендә, 2002 елның 5 октябреннән чыга башлады.

Ун ел гомер эчендә газета үз аудиториясен булдырды, бөтен Россия күләмендә бердәнбер керәшен гәҗите буларак, керәшеннәрнең үткәнен, бүгенгесен язып, гореф-гадәтләрен, йолаларын яңартып яшәп килә.

Газетаның үз укучысы булмаса, ул гомерсез, диләр. 10 ел буена чыгып килгән "Туганайлар" газетасы, димәк, күпләребезгә кирәк. Укучыларыбыз арасында газетаны беренче көннән үк алдыручылар да бар, кемнәрдер соңрак та килеп кушылгандыр. "Туганайлар" турында фикерләрегезне, киңәшләрегезне, теләкләрегезне җиткерсәгез, без бик тә шат булыр идек.

Газетаның чыга башлавын да ул көннәрдә күпләр хуплап каршы алды. Үзенең беренче саннарында газета менә ниләр бастырган икән.

Төкле аягың белән!

"Туганайлар" яңа керәшен газетасы чыга башлау белән укучыларны чын күңелдән котлыйм, аның эшендә һәм халкыбыз тормышында зур уңышлар телим.

И, керәшен, карендәшем минем,

Халкымның бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

Күңелең саф, тыйнак, рухын чиста,

Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.

Һәрбер кызың миңа - үз сеңелем,

Һәрбер әбекәй - туган әнкәйдәй.

Г. Родионов (Гәрәй Рәхим),

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,

атказанган сәнгать эшлеклесе

Хөрмәтле карендәшләрем, якташларым!

Сезне Чаллыда хакимият тарафыннан керәшеннәр өчен яңа "Туганайлар" газетасы чыгарыла башлау белән ихлас котлыйм.

Коллективына иҗади уңышлар телим.

Газета турында кайбер фикерлә-рем дә бар. Укучыларның газета эшчәнлегендә активлык күрсәтүләре, бүгенге катлаулы тормышны киң яктырткан материаллар белән катнашуы бик зарур. Газетаны элекке керәшен телендә чыгару бик катлаулы мәсьәлә. Шулай да дини чыганаклардан алынган материалларны үзгәртмичә файдаланырга, калганнарын татар-әдәби телендә бастырырга киңәш итәр идем.

Татьяна ДУНАЕВА,

Казан мәдәният-сәнгать

академиясе профессоры

"Туганайлар"

булсын гомерле

Мин халыкның олы бәйрәме дип

Атар идем көзнең бу көнен.

Керәшеннең "Туганайлар" дигән

Газетасы дөнья күрүен.

Әйе, монда - Чаллы җирлегендә

Керәшеннең хакы хаклана.

Затлылыгы тиеш бәя ала,

Гореф-гадәтләре яклана.

"Туганайлар" газетасын ачу -

Туганлыкны саклау үрнәге,

Чаллыларга көзге муллыктагы

Покрау бәйрәмнәре бүләге.

Клара БУЛАТОВА,

шагыйрә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Тарих Туганайлар Туганайларга – 10 ел керәшен басмалары