Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 10 ел

Матбугат тарихында эзлебез

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Һәрнәрсәнең дә тарихы булган кебек, керәшен матбугаты да бай тарихлы. 1915 елда "Сугыш хабярляре", "Дусъ" газеталары нигез салган керәшен матбугаты 1929 елга кадәр 13 газета-журнал булып чыгып килә. Шуларның иң гомерлесе, РКП(б)ның өлкә комитеты керәшен секциясе органы булган "Киңяш" газетасы (1922-1929) сигез елга якын яши.

1993 елда 60 ел матбугатсыз, денсез, мәдәниятсез яшәгән керәшеннәр өчен бу бушлыкны үзгәртеп кору шаукымы нәтиҗәсендә туган "Керәшен сүзе" газетасы тутыра башлый. Керәшен матбугатының яңа тарихына нигез салган "Керәшен сүзе" "Киңяш"тән гомерлерәк, ул 2002 елга кадәр дөнья күреп, тугыз ел яшәп калган. Ә менә инде иң яңа тарихка керүче "Туганайлар" боларның икесеннән дә уздырган, безгә бүген ун яшь!

Азмы бу, күпме? Тарих кысаларына салсаң, бер мизгел. Үзгәртеп кору заманнарында туган керәшен иҗтимагый хәрәкәте бизмәненә салып карасаң - үзе бер гомер. Бүген "Туганайлар" кайчандыр совет мәгарифе проблемаларын чагылдырган "Белемнек"не дә, колхозчылык, игенчелек турында язган "Иген игеүче"не дә, Октябрь революциясеннән соң керәшеннәр өчен гомуми матбугат чарасы булган "Киңяш"не дә, үзгәртеп корудан соң халкыбызның җанын җылыткан "Керәшен сүзе"н дә алыштыра. Ул гына да түгел, бүген ул керәшеннәрнең радиосы, телевидениесе, Интернеты.

Бүгенге юбилей санында без газетаның тарихына күз салырбыз, 10 ел элек булган хәлләргә әйләнеп карарбыз.

Шушы истәлекле көндә газетаның башында торган ветераннарга, бигрәк тә, басмабызның беренче редакторы Зинаида Петровна Антоновага котлау сүзләрен җиткереп, зур рәхмәтләребезне әйтәбез. "Туганайлар"га юл ачкан Чаллы шәһәре админис-трациясе хезмәткәрләренә дә, бүгенге көндә газетабызны тоткан "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә дә рәхмәтләребез чиксез.

Газетабызның бар укучыларын, ветераннарын, махсус хәбәрчеләребезне, спонсорларыбызны уртак бәйрәмебез белән котлап, бер теләктә калабыз: "Туганайлар" үзенә кадәр булган керәшен басмалары язмышын кабатламыйча, озак яшәсен, халкыбызга кирәк, терәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар Керәшеннәр газета