Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 10 ел

Иҗади уңышлар телим

15 декабрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йортында "Туганайлар" газетасының 10 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узачак.

Хөрмәтле "Туганайлар"ым! Сезнең менә инде ун ел буена чыгып килүегезгә иң нык шатланган кешеләрнең берсе - ул, һичшиксез, миндер. "Туганайлар"га кадәр чыгып килгән "Керәшен сүзе" өчен дә бик сөенә идем. Кызганычка каршы, ул газета чыгудан туктады. Һәм керәшен матбугатының өзелмәс чылбыры булып, яңа газета - "Туганайлар" дөнья күрде.
Газетага исем уйлауда минем дә өлешем булды. Чаллы шәһәренең ул чактагы башлыгы мәрхүм Рәшит Хәмәдиев янына бер төркем керәшеннәр җыелгач: "Керәшеннәр бер-берләренә туганаем, туганайларым, дип дәшә. Әти-әниләребез җырляый торган борынгы җыруда:
Туганаем, туганнарым, дигәннәргә
Туладыр ла, әй, минем лә күңелләрем.
Сез туганайларым белән
бер күрешкәч,
Буладыр ла, әй, минем лә күңелләрем, - дигән юллар бар.
Керәшеннәр - чәчелеп яшәүче халык. Илебезнең әллә кайсы почмакларында аларны очратып була. Менә шул чәчелеп урнашкан карендәшләрне берләштерүче, күрештерүче, бер-берләре турында бел-дерүче газета булсын ул. Исемен дә "Туганайлар" дип куйыйк", дидем. Рәшит Сәетович та, башкалар да минем сүзләр белән килештеләр, бу исемне хупладылар.
Аллага шөкер, "Туганайлар"ыбызның исеме җисеменә туры килә. 10 ел буена ул керәшеннәргә хезмәт итә. Керәшен халкының барлыгын, бай культурага ия булуын күрсәтеп тора. Газета ярдәмендә керәшеннәр бер-берләре турында белеп кенә калмыйлар, ә үзләренең барлыкларын бөтен дөньяга ишеттерәләр. Үз вакытында керәшен булып күп кыенлыклар күргән, бер көн килеп, керәшен халкын танысыннар иде, дип хыялланган кешегә - ветеран җырчыга шушыны күреп, белеп тору - үзе зур бәхет. Ходай миңа гомерне дә шуның өчен дип биргәндер.
Кадерле "Туганайлар"ым! Моңарчы матур, файдалы булып чыгып килдегез. Керәшеннәрне табыштыручы, кавыштыручы, берләштерүче газета буларак, алга таба да күп еллар буена шушындый максат белән, шушы мәйданда эшләргә язсын. Газета һәр керәшен семьясының көтеп ала торган кадерле кунагы булсын. Яңадан-яңа иҗат уңышлары телим Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар