Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 10 ел

Хөрмәтле Туганайлар газетасы, газета хезмәткәрләре!

Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих Институтының Керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихын, мәдәниятен өйрәнү Үзәге исеменнән сезне, газетаның баш редакторы Людмила Даниловна Белоусованы чын күңелдән газетаның 10 еллык юбилее белән котлыйбыз.

«Туганайлар» газетасының юбилее бөтен керәшен халкы һәм дә Татарстан җәмәгатьчелеге өчен олы вакыйга, чөнки газета инде күп еллар буенча керәшеннәрнең шатлыгын да, проблемаларын да чагылдыра ала торган, халкыбызның мәдәни-этник йөзен тәшкил итә торган бик мөһим үзәк булып танылды. Газета бердәмлеккә, мәдәни төрлелеккә, гражданлык тотрыклыгын саклау эшенә үзеннән зур өлеш кертә.

Хөрмәтле газета хезмәткәрләре, сезгә кимемәс фәнни-иҗади куәт, максатларыгызга ирешүдә үҗәтлек телибез. Алга таба да әле күп еллар халкыбызга хезмәт итәргә насыйп булсын. Үткен фикерегез, тарих, мәгърифәт, милли бердәмлек өлкәсендә тырышып эшләвегез алдагы көннәрдә дә халкыбызга да, үзегезгә дә бәрәкәт китерсен, барча гамәлләрегез игелекле булсын! Кылган эшләрегезгә шатланып, киләчәккә ныклы ышаныч белән иҗат итеп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайларга – 10 ел