Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 10 ел

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне чын күңелдән зур бәйрәмегез - "Туганайлар" газетасының унъеллык юбилее белән тәбрик итәм.

"Туганайлар" газетасы үзенең халыкчанлыгы, үз төсе, традицияләре белән аерылып тора. Ул керәшен халкының сулышы, уй-кичерешләре белән яшәүче, аңа кагылышлы вакыйгаларны бөтен нечкәлеге белән ачып, информацион киңлекләргә таратучы бердәнбер матбугат чарасы. Керәшен культурасын күтәрүгә, аны танытуга куйган хезмәтегез бәяләп бетергесез. Газета битләрендә урын алган язмалар объектив һәм күпкырлы. Һәр вакыйгага карата үз карашыгыз, үз фикерегез бар. Сезнең кабатланмас стилегез газета укучыларга кызыклы. Җәмгыятне борчыган проблемаларны гади, аңлаешлы телдә җиткерә алуыгыз - аерым игътибарга лаек. Алга таба да көн үзәгендә булып, халык интересларын чагылдырып яшәгез. Юбилей уңаеннан сезнең коллективка иҗади энергия, күңел күтәренкелеге, яңа идеяләр, кызыклы материаллар һәм укучыларыгызның тагын да артуын теләп калам. Алар тарафыннан яңгыраган рәхмәт сүзләре сезнең хезмәт юлын яктыртып, көч һәм сүрелмәс дәрт өстәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар Туганайларга – 10 ел