Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Нина Вараксина: «Редакциядә эшләү үзе бер бәйрәм иде»

“Туганайлар” газетасының 20 еллыгы уңаеннан, редакциядә эшләгән хезмәткәрләр үз истәлекләре белән уртаклашалар.

“Туганайлар” редакциясендә озак эшләмәсәм дә, ул вакытлар күңелдә якты мизгелләр булып саклана.

Мәкалә язу өчен материал эзләү, командировкага бару, яңа кешеләр белән танышу, газетаны бастырырга әзерләү, аннан тәмле итеп чәй эчүләр, редакция янындагы паркта саф һавада йөрү һәм фотога төшүләр бүгенгедәй күз алдымда.

Ул вакытта (моннан 5 ел элек) газетаның редакторы булган, һәрнәрсәгә өлгерә торган, эшлекле, зирәк Людмила Даниловна Белоусова; авылдашым, сабыр, акыллы, йомшак тавышлы секретарь Евдокия; эшне һәрвакыт җиренә җиткереп башкаручы кыю журналист Юлия; иренмичә, һәр йөкләнгән эшне яратып эшләүче уңган Ирина; газетаны бизәү белән шөгыльләнүче ягымлы, нәзәкатьле Фирдания белән эшләү – үзе бер бәйрәм иде.

Хәзерге вакытта кызым белән декрет ялында булсам да, интернет аша газета, керәшен дөньясында барган вакыйгалар белән танышып торам.

Киләчәктә дә “Туганайлар” үзенең укучыларын ялкынлы мәкаләләре, күңелле язмалары белән сөендерсен, газетага язылучылар саны артсын, дигән теләктә калам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев