Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

WorldSkills International башкарма директоры: Волонтерлар ярышларның йөзе булды

«Казан Арена» стадионында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының иң яхшы волонтерларын бүләкләделәр.

WorldSkills International чемпионатының башкарма директоры Дэвид Хоуи һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты волонтерларын ярышларның горурлыгы дип атады.

«Биш ел эчендә без Казанга килеп йөргән чагында шәһәрнең ничек үсеш кичергәнен үз күзләребез белән күрдек, сез дә моңа гаять зур өлеш керттегез. Сез минем өчен – чемпионатның йөзе, сез барлык кунакларга җылылык өләштегез», - дип искәртте Дэвид Хоуи.

Ул иң яхшы волонтерларны билгеләп үтте һәм аларга ТР Президенты, шулай ук Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләү тантанасында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» Берлегенең федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге WSI стандартлары буенча чемпионатлар оештыру буенча генераль директор урынбасары Карина Саликова да катнашты. Ул шулай ук волонтерларның «Казан Арена» футбол стадионында узган чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарында актив катнашуын билгеләп үтте.

Иң яхшы волонтерларны РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина да тәбрикләде. «Безнең белән бергә булганыгыз, безгә шатлык хисләре кичерергә һәм бай хис-кичерешләр алырга ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт. Сезне WorldSkills кебек дөньякүләм вакыйгада катнашуыгыз белән котлыйм», - диде ул.

WorldSkills чемпионатын үткәрүдә 2,5 меңнән артык волонтер катнашты. Кичә «Казан Арена» территориясендә алар өчен йомгаклау кичәсе узды, анда Россиянең танылган артистлары һәм Казанның иҗат коллективлары катнашты.

 Фото: Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/29/192463/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills

2
X