Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда көзге чакырылышта 18 меңнән артык ир-егет комиссия үтәчәк

1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда көзге чакырылышта 18 меңнән артык ир-егет комиссия үтәчәк. Бу хакта бүген көзге чакырылыш кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте.

“2018 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр 18-27 яшьлек Россия гражданнары хәрби хезмәткә чакырыла. 18 меңнән артык ир-егет комиссия үтәчәк, хәрби хезмәткә 3 меңгә якын кеше китәргә тиеш. Егетләрнең 39 проценты - Коры җир гаскәрләрендә, 16 проценты - Һава – космик көчләрендә, 11 проценты - Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, 10 проценты - Хәрби диңгез флотында, 8 проценты - Һава десант гаскәрләрендә, 8 проценты Милли гвардиядә ил чикләрен сакларга китәр дип планлаштырабыз. 22 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен җыелу пункты эшли башлый. Көзге чакырылыш кампаниясе вакытында ТР Хәрби комиссариаты гражданнарны шефлык астындагы хәрби частьларга җибәрүне оештыра. 2018 елның көзендә шефлык ителә торган 64 хәрби частька меңгә якын кеше китәчәк”, - диде ул.

Сергей Погодин әйтүенчә, көзге чакырылыш вакытында төп игътибар югары һәм һөнәри урта белемгә ия булучыларга биреләчәк. “Иң элек укуларын тәмамлаган, югары, урта һөнәри белемле егетләрне хәрби хезмәткә озатабыз, алар ил алдындагы изге бурычларын үтәргә әзер, дип ышанып калабыз”, - диде хәрби комиссар.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Ләйлә Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев